Хәерле иртә, хөрмәтле радиотыңлаучылар! Хәзер сезне Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясенең дәүләт, Республикабызның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис шигырьләренә иҗат ителгән җырлардан һәм романслардан төзелгән концерт тыңларга чакырабыз. Бүген аның туган көне – 85 яшьлек юбилее. Без Татарстан дәүләт телерадикомпаниясе коллективы Ренат Харисны истәлекле дата белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез. Бу теләкләргә күп меңләгән тыңлаучыларыбыз, телевизор караучыларыбыз да бик теләп кушылыр, дип уйлыйбыз.











