Сериалның әлеге чыгарылышы “Җырым белән җиңдем дошманны” дип исемләнә. Ул прграммага Бөек Җиңү көненә багышланган тапшырулар тезмәсенең бер өлеше булып килеп керде. Чыгарылышта татар гимназиясендә укып йөрүче Гөлназ белән Камил әтиләренә Бөек Ватан сугышы елларында татар әдәбияты турында сөйлиләр. Әлбәттә инде, Муса Җәлил һәм җәлилче шагыйрьләрнең иҗатына зур игътибар бирелә.










