Бүгенге тапшыруда Саба районы Сатыш авылы имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Галимҗанов белән Аллаһыга якынаю юлларының кайберләре турында сөйләшеп киттек: корбан чалу, хаҗ кылу, изгелекләр башкару һәм гает намазында катнашу. Корбан чалу кемгә тиешле? Аның нинди фазыйләтләре бар? Тарихы нинди? Хаҗ кылу фазыйләтләре ..һ.б. Исегезгә төшерәбез: 27 май — Корбан гаете, корбан чалу көне.










