Ләлә Сабирова. “Кол”. Радиоспектакль.
Язучы Ләлә Сабированың «Кол» хикәясе буенча эшләнгән радиоспектакль тыңларга чакырабыз. Инсценировка авторы — Нәсим Акмал, режиссеры — Рамил Һидиятулла. ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнде.
https://trt-tv.ru/wp-content/uploads/2026/05/liter250526v11.mp3
Ландыш Әбүдәрова. “Пимадур”. Радиопостановка.
Хөрмәтле радиотыңлаучылар, хәзер без сезнең игътибарга язучы Ландыш Әбүдарованың “Пимадур” дип исемләнгән хикәясе буенча эшләнгән радиоспектакль тәкъдим итәбез! Инсценировка авторы – Раил Садри. Режиссеры – Рамил Һидиятулла.
Радиоспектакль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнде.
Тапшыруның икенче өлешендә язучы Дания Гайнетдинованың «Көй өзелсә нишләрсең» дигән парчасы тәкъдим ителә.