Радиокомпозиция.
Кадерле дусларыбыз, тагын бер якты көнебезне башлап җибәрәбез. Гади генә көн түгел – Сабантуйлы көн! Тагын бик аздан авылларда, район үзәкләрендә милли бәйрәмебез башланып китәр. Киң, яшел болыннарга җыр-моң агылыр, мәйданга көрәшчеләр чыгар.
Бүген безнең программабыз көн дәвамында милли бәйрәмебезгә багышланган тапшырулар эятафетасын хәтерләтә. Менә, шундый тапшыруларның беренчесе эфирга чыга. Хәзер без сезне «Исәнме, Сабан туе!» дигән әдәби-музыкаль композиция тыңларга чакырабыз.










