Әхмәт Рәшит әсәрләреннән әдәби-музыкаль композиция.
Игътибарыгызга күренекле шагыйрь, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Әхмәт Рәшит шигырьләреннән һәм аның шигырьләренә язылган җырлардан төзелгән «Таңнар артында – таңнар» дигән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итәбез. Шигырьләр Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Таҗетдинов язмасында яңгырый.










