Илдар Юзеев әсәрләреннән әдәби-музыкаль композиция.
Кадерле дусларыбыз, менә без сандугачлы июнь аеның тагын бер яңа көнен бергәләр башлап җибәрәбез. Бүген башкалабыз Казанда халкыбызның милли бәйрәме Сабан туйлары гөрләячәк. Татартсан радиосы мәйданнардагы хәлләрне түкми-чәчми яктыртып барачак. Бәйрәмне котлап әдәбият – сәнгать тапшырулары да әзерләнде. Алар сезнең сабан туе табыннарын бизәп торыр дип өметләнәбез.
Ә беренче тапшыруыбызны без халкыбыз күңеленә мәңге онытылмаслык әсәрләре белән кереп калган әдип, Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев иҗатына багышлыйбыз.










