“Әдәбиятыбыз сәхифәләре” дигән циклдан бүген без сезнең игътибарга язучы, журналист, шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Дуслык ордены кавалеры, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Әнәс Хәсәнов әсәрләрен тәкъдим итәбез. Әнәс Хәсән улы Хәсәнов 1935 елның 23 июнендә Татарстанның Спас (элеккеге Куйбышев) районы Көек авылында туып-үсә. 1954 елда Куйбышев хәзерге Болгар шәһәрендә педагогия училищесын, 1959 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, хезмәт юлын Казан телестудиясенең балалар өчен әдәби тапшырулар редакциясендә редактор вазифасында башлап җибәрә. Соңрак Партия өлкә комитетының мәдәният бүлегендә, Татарстан китап нәшриятында, «Татарстан» журналында, Татарстан Республикасы Президенты аппаратында төрле җаваплы вазимфаларны башкара.










