Хөрмәтле радиотыңлаучылар! Җәннәт юлы — авырлыклар аша салынган булса да, ул авырлыклар безне бу дөньяда чын кеше итә торган, ә Ахирәттә җәннәткә илтә торган гамәлләрдер — әти-әнине хөрмәтләү, рәнҗетмәү, тугры булу, әманәткә хыянәт итмәү, хәрамга якынаймау, алдамау һәм башкалар. Бу гамәлләрне кылган кешегә Пәйгамбәребез дә җәннәтне вәгъдә итә дип килә хәдисләрдә. Габдерәхим Утыз-Имәни исемендәге Алтаң мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин белән нәкъ менә шуның турында сөйләштек тә. Рәхим итеп тыңлагыз.










