Хөрмәтле радиотыңлаучылар! Шушы шимбә иртәсендә һәр тарафта ымсындырып, үзенә чакырып торган мең төрле тамашалар арасыннан безнең радиога өстенлек бирүегез өчен сезгә – тугрылыклы дусларыбызга рәхмәт әйтеп, эфирдагы эшебезне башлап җибәрәбез. Тәүге тапшыруыбыз күңелләребезгә һәрвакыт якты, җылы биреп торучы иң мөкатдәс хисләрнең берсе – мәхәббәт турында. Хәзер игътибарыгызга тәкъдим ителә торган әдәби-музыкаль композициянең эчтәлеге дә, асылы да аның исемендә чагылыш таба — “Мәхәббәтинең күге гел кояшлы”









