Һәр авылның үз тормышы, үз язмышы. Буа районының Югары Лашчы авылы тарихы 17 гасырның икенче яртысына барып тоташа. Тарихи чыганаклар бу җирләргә беренче нигез салучылар шул чакта килеп төпләнгәнлеген күрсәтә. Авылның язмышы ил язмышыннан аерылгысыз. Ләкин бүгенге катлаулы чорада да биредә тормыш дәвам итә.











