Галиәсгар Камал. “Хафизәләм иркәм”. Әлмәт Татар Дәүләт драма театры спектакленең радиоварианты.
Сезне Әлмәт Татар Дәүләт драма театрының “Хафизәләм-иркәм” спектакле язмасын тыңларга чакырабыз. Татар әдәбияты классигы, драматург Галиәсгар Камал әсәре. Сәхнәгә куючы режиссер – Рөстәм Абдуллаев. Спектакль магнитофон тасмасына Татарстан радиосы студиясендә радиорежиссер Госман Әхмәтҗан, мөхәррир Рөстәм Акъегет, тавыш операторы Сәкинә Хәкимова тарафыннан 1984 елда язып алынган.










