Татарстанда төрле милләт вәкилләре яшәп, иҗат итә. Алай гына да түгел, иҗтимагый оешмалар булдырып үз халкының бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен саклау буенча төрле яклап эшләр алып бара. Студиябез кунагы да бу өлкәдә янып йөрүче Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова.











