Әлмәт ТДДТ спектакле.
Игътибарыгызга “Мактанчык әтәч” дигән тамаша тәкъдим итәбез. Драматург Аманулланың әлеге әсәрен Әлмәт Татар дәүләт драма театрында режиссер, Россиянең атказанган артисты Камил Вәлиев сәхнәләштергән. Спектакль өчен көйләрне композитор Алмаз Имаев иҗат иткән. Спектакль радио өчен 1998 елда яздырып алынган. Радиорежиссеры – Госман Әхмәтҗан, тавыш операторы – Эльвира Зариф.












