Моноспектакль.
“Классик әдәбиятыбыз үрнәкләре” дигән циклдан тапшыруда без Сезнең игътибарга күренекле язучыбыз Мөхәммәт ага Мәһдиев әсәрләрен тәкъдим итәбез. Безнең радио фондында язучының үзе укып калдырган әсәрләреннән өзекләр аеруча кадерләп саклана һәм яратып тыңлана. Хәзер Мөхәммәт Мәһдиевнең үз тавышын ишетербез.
“Бәхилләшү” әсәреннән өзекләр яңгырый. Магнитофон тасмасына Татарстан радиосы студиясендә 1994-1995 елларда язып алынган.











