Иртәнге чыгарылыш
Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Чарада 48 гаилә катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Фигуралы шуу үзәген ачуда катнаштылар. 30 августта, Республика көнендә, яңа спорт комплексы базасында фигуралы шуу буенча республика спорт мәктәбе эшли башлаячак.
Республикада урак дәвам итә. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгьлүматларына караганда, 703 мең 261 гектарда, ягьни барлык мәйданның 64 процентында бөртек суктырылган.
Көндезге чыгарылыш
Махсус операция зонасында Татарстан хәрбиләрен чираттагы бүләкләү тантанасы узган. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Макс» мессенджерындагы каналында язган. Республика көнен һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итүнең өч көнлек программасына фестивальләр, Кабан яр буендагы яңа урынны ачу, концертлар, ат чабышлары, опера фестивале, салют кертелгән. Бәйрәм чараларына 400 меңнән артык кешенең килүе көтелә. 30 августта Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале үтәчәк. Быел бәйрәм 41 нче тапкыр узачак, ул Татарстан Республикасы көненә багышланган төп вакыйгаларның берсе булачак.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Россия Федерациясе Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Макаров белән очрашты. Алар гражданнарның иминлеген тәэмин итү, республикада хокук тәртибен саклау өлкәсендә элемтәләр буенча фикер алышты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов «НАМИ» Федераль Дәүләт унитар предприятиесе филиалы – Казандагы «Идея» технопаркындагы Россия компоненты базасын эшләү үзәгендә булды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Теләче районында берничә социаль объектны ачуда катнашты, Олы Мәтәскә авылында татар әдәбияты классигы Фатих Хөсни музеенда булды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисе Кубогына пилотсыз технологияләр буенча беренче чемпионатның икенче этабын ачу тантанасында катнашты. Шунда ук пилотсыз технологияләр өлкәсендә үзебезнең эшләнмәләр күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Теләче районында берничә социаль объектны ачуда катнашты, Олы Мәтәскә авылында татар әдәбияты классигы Фатих Хөсни музеенда булды.