Игътибарыгызга «Үз илем, үз республикам бар» дигән әдәби композиция тыңларга чакырабыз. Шигырьләр нәфис сүз остасы Айрат Арсланов язмасында яңгырый.
Татарстан республикасы һәм Казан шәһәре көнен котлап әзерләнгән программада республика, татар халкы, туган телебезнең үткәне, бүгенгесе киләчәге турында уйланулардан торган шигырьләр һәм җырлар сайлап алынды.











