Яңа көндә барлык тыңлаучыларыбызга игелек теләп, эшкә керешәбез, кадерле дуслар. Бу көннәрдә безнең игътибарыбыз авыл җиренә, иген кырларына юнәлгән. Тырыш хезмәтле игенчеләребезнең җиңнәре сызганулы, чөнки көннәр бозылганчы басуларда тир түгеп үстерелгән уңышны җыеп алып, амбарларга салып өлгерергә кирәк.
Хәзер тәкъдим ителәчәк әдәби музыкаль композицияне без игенчегә, икмәккә дан җырлый торган шигырьләрдән һәм җырлардан төзедек. Ул кырларда хезмәт куючы тыңлаучыларыбызның күңеленә дәрт, дәрман бирсә иде.











