Радиоспектакль премьерасы.
Татарстан радиосында премьера! Сезне Татарстанның халык язучысы, Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәт Хәкимнең “Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?” дигән романы буенча эшләнгән радиоспектакль тыңларга чакырабыз. Инсценировка авторы – Раил Садри. Режиссеры – Рамил Һидиятулла.
Тапшыру ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнде.











