Беләсез микән, дусларым, һәр елның 256-нчы көнендә Россиядә программистлар көне билгеләп үтелә. Быел ул дата 13 сентябрьгә туры килде. 256 дигән сан программистлар өчен яхшы таныш, ул — сигез разрядлы байт ярдәмендә аңлатып булган төрле күрсәткечләр санын тасвирлый. Программист һөнәренә игътибар юнәлтүебез юкка түгел. Чөнки бүгенге көндә бу һөнәр яшүсмерләр һәм яшьләр арасында бик популяр.
Ай-ти технологияләр белән хәзер ясалма интеллект төшенчәсе янәшә бара. Аны иң актив кулланучылар арасында мәктәп укучылары булуы бер дә гаҗәпләндерми. Чөнки яшүсмерләр барлык яңа технологияләрне курыкмыйча үзләштерә башлый. Ләкин ясалма интеллектны актив кулланганда, үз акылыңның да мөмкинлекләре барлыгын онытып җибәрә аласың. Җиңел һәм тиз генә ясалган реферат, презентацияләр, авырлыксыз гына чишелгән мәсьәләләр синең белемеңне, тәҗрибәңне арттырмый. Ә иң куркынычы – фикерләү, анализлау, чагыштыру һәм дөрес бәя бирү сәләтеңне киметә ала. Шуңа күрә, дустым, чамасын белеп кулланыйк бу заманча технологияләрне.
Бүген сезне яшь галимнәр белән таныштырасым килә. Хәзер Казан федераль университетының әйдәп баручы хезмәткәре, Россия Президентының фән һәм инновацияләр өлкәсендәге премиясе лауреаты Ирек Мөхәммәтдинов һәм аның тормыш иптәше химия фәннәре кандидаты Резедә Мөхәммәтдинова белән әңгәмә тәкъдим итәбез.











