Республикабызда тавыш бирү зур оешканлык белән, тыныч һәм нәтиҗәле узды. Гадәттән тыш хәлләр, җитди закон бозулар күзәтелмәде. Татарстан халкы, гадәттәгечә, үзенең сәяси позициясен күрсәтеп, югары дәрәҗәдә активлык күрсәтте. Тавыш бирү көннәре уңаеннан Республика шәһәрләрендә, район һәм авыл җирләрендә төрле мәдәни чаралар уздырылды.
Лениногорск шәһәрендә яшәүче нефтьчеләр гаиләсе Наҗия һәм Җәмил Хәйретдиновлар быел да сайлауга бик теләп килгән. Игътибарыгызга Җәмил ага белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Иртәнге эфирда сезне Укытучылар көне уңаеннан әзерләнгән язма да көтә: кунагыбыз — Россиянең иң яхшы туган тел укытучылары бишлегенә кергән Казанның 11нче күппрофильле лицее мөгаллиме Резидә Курамшина. Сезнең өчен әзерләнгән тагын бер әңгәмә Габдулла Тукай, Салават Юлаев исемендәге премияләр лауреаты, Россиянең атказанган артисты, Башкорстанның һәм Татарстанның халык артисты, профессор Идрис Газиев белән булыр.











