Татарстан Росреестры күчемсез милекне гадиләштерелгән процедура — «дача амнистиясе» буенча рәсмиләштерергә мөмкин булуын искә төшерә. Аның тәэсире астына нинди объектлар эләгә һәм үз хокукларын ничек дөрес теркәргә икәнен бүген Татарстан Росреестры эксперты Татьяна Надысева белән фикер алышырбыз.
Соңгы елларда илебездә һәм республикада актив рәвештә мәгълүмати технологияләр кулланылышка керә. Бу заман шаукымы законнар, хокукый нормалар язу өлкәсен дә читләп уза алмый. Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Мансур улы Ибәтов белән юстиция өлкәсендә нинди мәгълүмати сервислар кулланылуы, бурычлар турында фикер алышабыз…
Бүген, 23 сентябрь — көн белән төн тигезләшкән көн. Җир шарының көньяк ярымшарында астрономик көз башланып китте, дигән сүз. Менә шундый истәлекле көнне бакчачылар өчен файдалы мәгълүмат тыңлап китәргә тәкъдим итәбез. “Актуаль киңәш” сәхифәсе белгече — Россия авыл хуҗалыгы үзәге белгече Айгөл Габдрахманова.
Кайвакыт тормышыбыз мәшәкатьләрендә кайнап, үз борчуларыбыз белән яшәп, язмыш тарафыннан кыерсытылган, бик катлаулы хәлдә калган кешеләр барлыгын онытып җибәрәбез. Ә бит аларның гыйбрәтле язмышлары турында белсәк, вәзгыятькә бәлки башка төрле карар идек тә, тормыш юлыбызда бөтенләй үзгә адымнар ясар идек… Чарасызлыктан барыр урыннары, ярдәм сорар кешеләре булмаганнар өчен “Кеше приюты” барлыгын беләсез инде. Бу оешмага мөрәҗәгать итүчеләр арасында нинди генә язмышлы кешеләр юк. Аларның тарихларын сезгә дә ирештерү максатыннан без “Кеше приюты” белән берлектә “Югалтулар тарихы” — “История потерь” дигән тапшырулар циклын башлап җибәрәбез. Ул татар һәм рус телләрендә барачак. Хәзер сезнең игътибарыгызга беренчеләрдән булып сөйләнгән тарихларның берсен тәкъдим итәрбез.











