«Яңа көн» тапшыруының беренче сәгатендә сәламәтлек темасына язма тәкъдим итәбез. Теләче районы Үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Айгөл Гайнетдинова гриппка каршы прививка ясату турында сөйли.
Бу көннәрдә илебез гражданнарына Россия Федераль салым хезмәтеннән конвертлар килә башлады. Димәк, узган ел өчен салым түләргә вакыт җиткән. Быелгы кампаниянең яңалыклары белән таныштыру өчен безнең студиягә Татарстан Республикасы буенча салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Әмир улы Шәйдуллин килде. Аның белән әңгәмәне хезмәттәшем Фәнис Мөхәммәтов алып бара.
«Счастливые истории» хәйрия фонды оештырган «Глаголица» XIII халыкара бәйсез әдәби бәйгесенең финалы якынлаша. 10–17 яшьлек егет-кызлар бәйгедә татар, рус телендә проза һәм поэзия номинацияләрендә катнаша. Бәйгенең төп максаты, яңалыклары турында студиябез кунагы язучы, драматург, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов сөйләр. Әңгәмәне хезмәттәшем Фәйрүзә Мөхәммәтвәлиева алып бара.
Бүгенге тапшыруны тырыш, уңган, батыр һәм эшмәкәрлек җене кагылган һәм бик сәләтле Татьяна Муллина белән таныштырып китәсебез килә. Ул Балык бистәсендә яши. Районның актив һәм сәләтле гаиләләре белән үткәрелгән чараларның берсендә таныштык аның белән. Татьянаны районда белмәгән кеше юктыр, башкармаган эше, белмәгән һөнәре юк, моның өстенә гаиләсенең милли гореф-гадәтләрен, тарихи ядкәрләрен кадерләп саклый. Ә тавышы … хәер үзегез тыңлагыз.











