Таныгансыздыр, Габдулла Рәхимкулов башкаруында Сарман җыры яңгырый. Казанда халыкка тәкъдим иткән беренче җыры ул аның. Шуңа да үзенә кызыклы кушамат булып тагылып та кала. Сәхнәдәшләре аны, эшкә килгәч: «Безнең «Сарманский» килде. Кәефләр ничек, «Сарманский»? – дип шаяртып каршы ала торган булганнар. Ә аңа Казан сәхнәсенә менгәнче бик күп урау юллар узарга туры килә аңа.
Габдулла Рәхимкулов Чүпрәле районының Кече Шәйморза авылында 18 майда туган. Аннан армия.Җиде ел хезмәт иткәннән соң, Магнитогорск шәһәренә кайтып училище тәмамлый, тау токымнарын шартлатучы таныклыгын ала һәм шахтада эшли башлый, ә эштә бушаган вакытларында . җыр һәм драма түгәрәгенә йөри. Тормышны гел икенчегә борып җибәрә торган мизгелләр була. Габдулла Рәхимкуловның җырлаганын Магнитогрискийга конөерт бирерггә килгн Рәшит Ваһапов ишетеп ала.
«Синең урының – профессиональ эстрадада!» – дип, аны Казанга чакыра…
Кече Шәйморза малаеның Зур Казанга юлы әнә шулай башлана. Әлбәттә ул чакта Габдулла Рәхимкулов берничә елдан Татар филармониясенең эстрада бүлегендә эшли башлаячагын да, нәкъ менә аны Казанга чакырган Рәшит Ваһапов авырып китү сәбәпле, лаеклы алмаш итеп алуларын да белми.
Габдулла Рәхимкулов татар халык җырларыннан тыш Рөстәм Яхин, Әнвәр Бакиров, һәм башка композиторлар иҗат иткән җырларны оста башкара. Аның репертуарында аеруча Сара Садыйкова әсәрләре күп, чөнкит алар иҗатташ дуслар була. Сара Садыйкова аңа, үз итеп – «Апушым», Габдулла Рәхимкулов исә аңа «Сарушым» дип дәшә торган була.
Габдулла Рәхмикулов таныткан әле җыр татар гавәмендә яхшы таныш. Ә үзенең беренче һәм гомерле мәхәббәте Гамилә ханым. Менә ничек искә ала кызлары Тәнзилә.
Әтисенең исемен мәңгеләштерү максатыннан Тәнзилә берничә ел элек җырчы яшәгән йорт диварына –мемориаль такта ачу эшенә керешә. Шушы көннәрдә аның хыялы чынга ашты
Мемориаль такта Казан шәһәре, Маяковский урамы, 23а йорт адресы буенча урнаштырылды. Аны халыка таныткан җырлары да яңгырады.
Габдулла аганың Якташы Мостафа ногман сүзләренә язылган Балкый Шәйморза утлары җырын Сара апа махсус аңа дип иҗат итә. Якташ дигәннән бертөркем Чүпрәлеләр дә тантана түрендә.
Элмә такта ачылу тантанасына Габдулла Рәхимкуловны белгән буын сәнгать әһелләре Гөлзадә Сафиуллина, Зөһрә Шәрифуллина, Зилә Сөнгатуллиналар да чыгыш ясады.
Искә алу мәрәсимен Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов алып барды, ул аның эшчәнлегенең үзенчәлекле фактлары белән таныштырды. Габдулла Рәхимкулов үз гомерендә СССР дигән илнең бик күп авылларында, район үзәкләрендә, зур шәһәрләрендә чыгышлар ясап, милли моңнарыбызны татар яши торган барлык төбәкләргә дә китереп җиткерде. 17 ел симфоник оркестрларга хезмәт хакы түләр өчен концертлар куеп акча эшләвен искәртте.
Ул вакыт юл чыгымнары аз чөнки кунакханәләр юк – авылларга килгәч аларны өйләргә урнаштырылар иде.
Халкыбызның яраткан, сөекле җырчысы Габдулла Рәхимкулов үзенең искиткеч моңлы аһәңле тавышы белән кырык елдан артык милләтенә чын күңелдән эчкерсез хезмәт иткән, риясыз тамашачасын хөрмәтләүче, затлы кеше иде.
Әйе, күп кенә җырларны популярлаштырган, халык мәхәббәтен казанган җырчыларны башкарган әсәрләре дә гомерле итә, алар халык хәтерендә башкарган җыр-моңнары белән яши. Татарстнның халык артисты Габдулла Рахимкулов та халык күңелендә.
Мөршидә Җиһан, Ленар, Хәбибуллин. махсус Хәерле көн, Татарстан! чыгарылышы өчен .









