Тапшыруыбызны атна башында булган вакыйгадан репортаж белән башлап җибәрәбез. «Чикләрсез сәхнә» республика театр марафоны кысаларында Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры көне узды.
Бүгенге «Актуаль киңәш» сәхифәсендә юрист фатирга бәйле хокуклар һәм бурычлар турында аңлатма бирер.
Бу атнада 9,10,11 октябрьдә Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә “Әдәбифест” үткәреләчәк. Өч көнгә исәпләнгән чара нинди форматта узачак, программасы нидән гыйбарәт. Бу турыда безгә студиябез кунаклары сөйләр.
Ә бүген-иртәгә милләтебезнең данын еракларга таратучы тагын бер күркәм чара уза: Төрекмәнстанда «Татар кызы» бәйгесе финалы була.











