Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиев бүген үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әдипкә саулык-сәлаәтлек һәм иҗат уңышлары теләп, иртәнге концертыбызны аның шигырьләренә язылган җырлар белән башлап җибәрәбез.











