Радиоспектакльнең әлеге чыгарылышы “Туганнар, тумачалар!” дип исемләнгән. Аңлашыладыр, гимназия укучылары Гөлназ белән Камил әтиләренә үткәрә торган дәрес нәкъ менә туганлык җепләре белән бәйләнгән кешеләрнең ничек аталуы турында. Тема балаларга да, зурларга да кызыклы булыр, дип уйлыйбыз.











