Зөлфәт Хәким «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» Радиоспектакль премьерасы.
Сезне Татарстанның халык язучысы, Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәт Хәкимнең “Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?” дигән романы буенча эшләнгән радиоспектакль тыңларга чакырабыз. Инсценировка авторы – Раил Садри. Режиссеры – Рамил Һидиятулла. 6 өлеш.
Атилла Расих “Каһәр суккан тел”. Моноспектакль.
Күренекле язучыбыз Атилла Расихның “Каһәр суккан тел” дигән хикәясен тыңларга чакырабыз. Магнитофон тасмасына 1970 еллар башында язып алынган әлеге әсәр Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, күренекле актер һәм режиссер Рәфкать Бикчәнтәев язмасында тәкъдим ителә.











