Кичә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Көйсез көзнең һәр көнендә һәр сәгатенең кадерен белеп эшли хезмәтчәннәребез. Тапшыруыбызны авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү белән дәвам иттерәбез. Буа ветеринария техникумы директоры Илдар Гыйниятуллин белән әңгәмә тыңлый аласыз.
Тагын бер әһәмиятле тармак – урман хуҗалыгындагы вәзгыять турында язма тәкъдим итәбез. Безнең әңгәмәдәшебез — Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Наил улы Зарипов.
Республикада Өлкәннәр ункөнлеге тәмамланды. “Балкыш” фестиваленең гала-концертына багышлап Фәнис Мөхәммәтов әзерләгән язма тыңлый алырсыз.
Без сәнгать темасын дәвам иттерәбез. Нәфис сүз, сәнгатьле сөйләм турында сөйләшеп алыйк әле. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР халык артисты Луара Шакирҗан — сүзнең кадерен һәм тәмен белеп сөйләүче. Хәзер аның белән кыска гына әңгәмә тәкъдим итәбез.











