Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Кытайның Шаньдун провинциясе Мәгариф
департаменты директоры Чэн Бичан җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашты.
Татарстанда 2027 елга «Безнең ишегалды» республика программасы әзерләнә. Быел республикада 560 ишегалды территориясенең 494е кабул ителгән. Ун муниципаль районда ишегалларын кабул итү эшләре тулысынча башкарылган.
Казан федераль университетында 21-22 октябрьдә «Хаков укулары-2026» Бөтенроссия
Халыкара фәнни – гамәли конференциясе узачак. Ул Казан университеты профессоры Вахит Хаковның тууына 100 ел тулуга багышлана.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика Иминлек советы һәм Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия утырышларын уздырды. Киңәшмәдә террорчылыктан саклану чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Дәүләт Советында «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын — кыз депутатлар берләшмәсе утырышы булды. Парламентарийлар 2026-2027 елларга эш планын раслады, шулай ук республиканың мәктәпкәчә учреждениеләрен капиталь төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
. Бүген Казан федераль университетында «Тумашева укулары: хәзерге заман тюркологиясе проблемалары һәм перспективалары» дигән Халыкара фәнни конференция ачылды. Чара академик, филология фәннәре докторы Диләрә Тумашеваның 100 еллыгына багышлана.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Анда Премьер-министр Алексей Песошин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Анда нефть компанияләренең быел 9 айдагы эш нәтиҗәләре каралды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Август» фирмасы АҖ генераль директоры Александр Усков белән очрашты. Республика парламентында узган очрашуда компаниянең республикадагы агымдагы проектлары турында фикер алыштылар.











