Тапшыруыбыз бүген, нигездә, мәдәният темасына багышлана. Республикабызда күләмле мәдәни чаралар, эчтәлекле вакыйгалар даими үткәрелеп тора. Шул ук вакытта тармак өчен белемле кадрлар әзерләү, инфраструктура объектлары төзү, тармак үсешенә матди яктан ярдәм күрсәтү, мәдәни тәрбия бирү кебек эш юнәлешләренә игътибар итәргә кирәк. Бу темаларны без бүген яңа гына башлап җибәрәчәк “Мәдәният көндәлеге” сәхифәсендә күтәрербез. Ул Казан дәүләт мәдәният институты белән берлектә әзерләнә.
Мәдәният темасын дәвам итеп, игътибарыбызны чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә юнәлтик әле. Сезне Ульян шәһәрендә яшәүче милләттәшебез, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова белән әңгәмә көтә.
Саулык – иң зур байлык, дип юкка гына әйтмиләр. Сәламәтлек какшаган мизгелләрдә ирешкән дәрәҗәләрең, җыйган малыңның кадере китә дә куя. Бүген без котыру чире турында сөйләшербез. Безнең сорауларга Теләче районы узәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Айгөл Гайнетдинова җавап бирде.











