Әдәби-драматик тапшыруда сез күренекле язучы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамовның “Гөлҗиһан” исемле хикәясе буенча эшләнгән моноспектакль тыңларсыз. Әсәрне Татарстанның – халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗан укый.











