Чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелгән әлеге очрашу
Әнә ничек әзерләнеп каршы алалар заманында канат биреп олы юлга озаткан укучыларын. Ә аның ачылу тарихын менә ничек искә ала әлеге четрекле эшне башлап йөргән ФарисХарисов.
35 ел. тарих өчен күп түгел әмма башлангыч еллары нинди. Бу вакытта безгә журналистлар да бик ярдәм итте, алар безне илһамландырып торды», – диде ул. Бәйрәм кичәсе 5 нче татар гимназиясенә багышлап төшергән документаль фильмны караудан башланып китте.
35 ел эчендә в күп кенә казанышларга да ирешә. Ул «Татарстандагы иң әйбәт гимназия» исемен ала, ә аның укучылары ел да төрле конференция һәм конкурсларда җиңүләр яулый, призлы урыннар ала. Бу әлбәттә иң беренче чиратта мөгаллимнәрнең бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты укытучыларның фикдакарь эшчәнлеге .
Һәр кешенең күңелендә мәктәп еллары белән кагылышлы җылы хатирәләр саклан. а Мәктәп еллары – яшьлекнең иң гүзәл чагы. Бирегә төрле еллардагы аллы-гөлле гөлләмәләр тоткан чыгарылыш укучыларын да нәкъ шул җылы хатирәләр алып килгәндер.
Бәйрәм кичәсенә гимназияне тәмамлаган укучылар музыкаль бүләк тә әзрләп килгән.
Гимназияне юбилеенда ветеран укытучылар да бик тәэсирләнеп чыгыш ясады.Укучылары белән горурланулары. Эшләренең бушка китмәве кат-кат искәртелде.
Гимназияне юбилее белән котларга килгән Гөлназ Мөхәрләмова да иң изге теләкләрен ирәштерде
Педагогик коллективыгыз балаларга бары белем генә бирми, аларда туган илгә мәхәббәт, тарихка ихтирам һәм үз халкы өчен горурлык тәрбияли торган кешеләр», – диде ул үзенең котлау сүзләрендә һәм гимназия коллективына бүләкләр тапшырды.
5 нче татар гимназиядә белем алучылар арасында журналист Данил Сәфәров та бар.
Юбилей уңаеннан очрашу соңында 5 нче татар гимназиясе укытучыларына, ветеран укытучыларга, килгән кунакларга һәм чараны оештыруга үз өлешен керткән һәр кешегә 5 нче татар гимназиясе турында язылган өр-яңа китап бүләк ителде.









