Бүген Татарстан Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы була. Депутатлар 15 мәсьәләне, шул исәптән Татарстан Республикасының 11 законы проектын карарга планлаштыра, шуларның өчесе икенче укылышка әзерләнгән.
Быел Казанның кар көрәп җыю техникасы паркын 65 җир өсте пилотсыз очкычы тулыландырачак. Бу хакта журналистларга техниканы караган вакытта шәһәр мэры Илсур Метшин белдерде.
Казанда 402 меңнән артык кеше, шул исәптән 140 меңгә якын бала гриппка каршы вакцина ясаткан. Казанлылар әлеге прививканы яшәү урыны буенча билгеләнгән поликлиникада 1 декабрьгә кадәр ясата ала.
Татарстан Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы ачылды. Депутатлар 15 мәсьәлә, шул исәптән Татарстан Республикасының 11 законы проекты буенча фикер алыша.
Казанда филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Ленин ордены кавалеры Диләрә Тумашевага мемориаль такта ачылды.
Беларусь Милли китапханәсенең Китап музеенда Изге Коръәннең Халыкара күргәзмәсен ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.











