Татарстан Рәисе Аргентина Республикасының Россиядәге илчесе белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
Татарстан Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышында депутатлар 15 мәсьәлә, шул исәптән Татарстан Республикасының 11 законы проекты буенча фикер алышты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Коллектив куркынычсызлык турындагы шартнамә оешмасына керүче дәүләтләрнең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору буенча компетентлы органнар җитәкчеләренең координацион советы утырышында катнашты.
Татарстан Дәүләт Советында йорт хайваннары турында кайгырту өчен зоомагазиннар һәм сервислар челтәрен берләштерүче федераль компанияләр вәкилләре белән очрашуда хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт, шулай ук иҗтимагый оешмаларның һәм бизнесның бу процессларда катнашуы мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан таможнясы оешу көненә багышланган тантаналы чарада катнашты,ведомство хезмәткәрләренә һәм ветераннарына дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Республика Фәннәр академиясе бинасында «Россия – Ватан, Татарстан – туган йорт» дигән мультимәдәни күргәзмә ачылды. Тантанада катнашучыларны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген – 20 ноябрьдә республикада Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уза. Чара республика районнарында һәм шәһәрләрендә 16 сәгать 30 минутка кадәр дәвам итә.
Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе данлыклы предприятие генә түгел, ә илебез һәм Татарстанның инженерлык даны символы да. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан моторлар төзү производство берләшмәсенең 95 еллыгына багышланган тантаналы чарада белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казандагы «Авиатор» сәнәгать технопаркында булды. Татарстан Рәисе контроль-үлчәү техникасы, метеорология җайланмалары һәм газ анализаторлары җитештерү буенча «Техавтоматика» ҖЧҖ җитештерү мәйданчыгын да карады.
Фән өлкәсендә “Фәнни алгарыш. Фәнни алга китеш” пермиясе 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр арттырыла. Ту турыдагы Указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.











