Көзнең өченче ае ноябрь тәмамланырга да, нибары 1 атна вакыт калды. Республикада 30 нчы ноябрьгә кадәр, синоптиклар һава температурасы климат нормасыннан 4 градуска югарырак булыр дип фаразлый. Бүген җепшек кар, яңгыр булуы ихтимал. Көндез һава температурасы 1 градус, җил көньяк-көнбатыштан, секундына 11 метрга кадәр. Юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз!











