Галиасгар Камал театрында Татарстанның халык артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевка 60 яшь тулуга багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. Юбилей кичәсендә төрле спектакльлләрдән өзекләр тәкъдим ителде, шулай ук күренекле артистны аның иҗатташ дуслары, республикабызның төрле театр коллективлары котлады.
Гадәттә, юбилей җиткәч үткәннәргә күз сала, эшләгәннәрне барлый башлыйсың. Татарстанның халык артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның хезмәт җимешләре тамашачы күз алдында.
Юбиляр киңкырлы талант. Ул нәрсәгә тотынса, шуны булдыра. Үзе сценарист, әсәрләр тәрҗемә итә, язучы да. Әлеге хезмәтен бәяләп, “Әдәбияттә хезмәттәшлек өчен” медале белән бүләкләнде.
30 ел эчендә Илтөзәр әфәнде төрле характерлы, берсе икенчесеннән аерылып торган рольләр уйный. Мөхәммәд Мәһдиев әсәре буенча «Кеше китә, җыры кала» сериалы аша тагын да зуррак тамашачы мәхәббәтен яулады. Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендәге Ястәгнәй роле дә аңа карата булган яратуны арттырды гына.
60 еллык юбилей кичәсендә театрның барлык труппасы сәхнә түрендә.
Ләлә Зәйнуллина, Айсылу Сәлманова. Татарстан яңалыклары.











