Билгеле булганча, 9 нчы декабрь – Ватан Геройлары көне. Шул уңайдан 8 нче декабрдән 11 нә кадәр Казанда, махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында Татарстан Рәисе Кубогына икенче мәртәбә оештырылган ярышларның финалы оештырыла. Рәис Кубогында катнашу өчен гаризалар 30 нчы ноябрьгә кадәр кабул ителә. Аларны “Ватанны саклаучылар” фонды филиалы аша тапшырырга мөмкин.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында узган 200дән артык ветеран спортның 8 төрендә ярышты. Быел да катнашучылар волейбол, шахмат, йөзү, өстәл теннисы, хоккей, һәм башка 15 спорт төрендә көч сынаша.Ишетү, күрү сәләтенә зыян килгән, сәламәтлеге буенча башкача чикләүләре булган спортчылар аерым ярыша.











