Шушы көннәрдә Татарстан китап нәшрияты Казахстанның Алматы шәһәрендә үткән Халыкара китап һәм полиграфия ярминкәсендә ике номинациядә җиңү яулады.
«Габдулла Тукай» фотоальбомы «Иң яхшы фотоальбом» номинациясендә җиңүче дип табылды. «Татарча сөйләшик» китабы Мактау дипломы белән бүләкләнде. Китаплар Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырылды.











