Республикабызда елдан ел яңа иман йортлары сафка баса, төзекләндерелә. Билгеле, бу куанычлы күренеш. Шушы көннәрдә Теләче районында «Хан мәчете» Ислам милли үзәген тәкъдим иттеләр һәм тантаналы рәвештә аның беренче ташын салдылар.
Ул юкка гына «Хан мәчете» дип аталмый: бина Бөек Болгардагы 13 нче гасыр Җәмигъ мәчетенә охшатып ясала. Үзәктә гарәп һәм иске татар телләрен өйрәнү, татар-хафизлар әзерләү сыйныфларын булдыру каралган. Төп гыйбадәт залы 700 кешегә кадәр сыйдырышлы, манараның биеклеге 32 метрдан артык булыр дип көтелә.











