Яңа һөнәр үзләштерү, хезмәт базарында үз урыныңны табу өчен мөмкинлекләр елдан-ел арта. Бу юнәлештә ил күләмендә «Кадрлар» милли проекты гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә, кирәкле белгечләр әзерләүгә һәм аерым категория гражданнарны эш белән тәэмин итүгә игътибар бирелә. Әлеге мөмкинлектән махсус хәрби операция ветераны Риваз Рәхмәтуллин да файдалана. Бүген ул техникумда ветеринария белгечлеген үзләштерә. Яңа һөнәрнең серләренә аны үзе дә дәүләт программасы нигезендә эшкә урнашкан белгеч Илсур Зәкиев өйрәтә. Бу мөмкинлек Риваз өчен ни дәрәҗәдә мөһим? Яңа һөнәр үзләштерүгә нинди юллар бар? Тулырак – безнең репортажда.











