Бөтен ил буйлап төрле чаралар: конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, фестивальләр, спорт ярышлары, белем бирү программалары һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗади сәләтләрен ача торган күргәзмәләр оештырыла.
Республика буйлап та аларга карата игътибар, ярдәм күрсәтү, файдалы чаралар даими рәвештә оештырылып килә.
Һәрбер килүчегә хәйрия ярминкәләреннән җыелган акчага бүләкләр әзерләнгән. Шулай ук татлы бүләкләр, йомшак уенчыклар тапшырылды.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә җылылык бүләк итү, игелек кылу ел әйләнәсе бара.










