Иртәнге чыгарылыш
Бүген Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать белән чыкты.
Бәшир Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында 10 декабрьдә «Мәрхәмәтле Татарстан » республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә республика Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров белдерде.
«Мәрхәмәтле Татарстан» конкурсында җиңүчеләргә һәм лауреатларга 2026 елдан республикада волонтерлыкны үстерүгә керткән өлешләре өчен мактау билгеләре һәм Татарстан Рәисе премиясе тапшырылачак. Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның октябрендә Республика Дәүләт Советына юлламасында волонтерларга Татарстан Рәисе премиясен гамәлгә кую турында игълан иткән иде.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында катнашты. Чараны Россия Президенты Владимир Путин уздырды.
Бүген коррупциягә каршы көрәш көне. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте.
«Татарстанда балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсында Балтачның «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмалары үзәге директоры Фирдинант Гыйлемҗанов Гран – при иясе булды. Бүләкләрне Татарстан Премьер-министры урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе рәисе Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Кичке чыгарылышлар
Бүген коррупциягә каршы көрәш көне. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте.
Бүген Ватан геройлары көне. Шул уңайдан Казанның Җиңү паркында Дан мемориалындвгы Мәңгелек ут каршына чәчәкләр салу тантанасы узды. Истәлекле чарада республика җитәкчелеге вәкилләре, ветераннар, җәмәгать эшлеклеләре, көч структуралары хезмәткәрләре, яшьләр катнашты. Тантананы Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкләде.
Татарстандагы берничә шәһәр хезмәт батырлыгы шәһәре статусын алырга мөмкин, алар җаваплы конкурс комиссиясенә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта вице-премьерЛәйлә Фазлыева әйтте.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Россия Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын һәм Россия Хезмәт Геройларын, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларын, шулай ук аларның гаиләләрен хөрмәтләделәр. Республика Рәисе, парламент депутатлары, Татарстан Хөкүмәте исеменнән тантаналы чарада катнашучыларны Ватан Геройлары көне белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Тантанада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.
Татарстандагы берничә шәһәр хезмәт батырлыгы шәһәре статусын алырга мөмкин, алар җаваплы конкурс комиссиясенә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта вице-премьерЛәйлә Фазлыева әйтте. .
Ватан геройлары өчен Татарстанда ярдәм чаралары комплексы булдырылды, ул ташламаларны да, акчалата түләүләрне дә үз эченә ала. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде.










