Иртәнге чыгарылыш
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Россия Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын һәм Россия Хезмәт Геройларын, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларын, шулай ук аларның гаиләләрен хөрмәтләделәр. Республика Рәисе, парламент депутатлары, Татарстан Хөкүмәте исеменнән тантаналы чарада катнашучыларны Ватан Геройлары көне белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Тантанада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.
Татарстандагы берничә шәһәр хезмәт батырлыгы шәһәре статусын алырга мөмкин, алар җаваплы конкурс комиссиясенә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта вице-премьерЛәйлә Фазлыева әйтте. .
Ватан геройлары өчен Татарстанда ярдәм чаралары комплексы булдырылды, ул ташламаларны да, акчалата түләүләрне дә үз эченә ала. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде.
Көндезге чыгарылыш
Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын үткәрү буенча оештыру комитеты төзелде. Республика Министрлар Кабинеты карарын Премьер-министр Алексей Песошин имзалады.Татарстан Хезмәт министрлыгы 30 көн дәвамында республикада Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын үткәрү буенча төп чаралар планы проектын әзерләргә тиеш.
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская республика халкына халыкара Кеше хокуклары көне уңаеннан мөрәҗәгать итте.
Кичә — Ватан Геройлары көнендә башкалабызның «Пирамида» концерт комплексында «Үз эшләребез белән Ватанны данлыйбыз!» дип исемләнгән традицион хәйрия концерты узды. Аны «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе Казан дәүләт мәдәният институты белән берлектә оештырды.










