Бүген башланып киткән ноябрь ае юбилейларга бай. Шагыйрь һәм прозаик Нур Гайсинның, данлыклы режиссерлар Гали Хөсәенов һәм Марсель Сәлимҗановның, күренекле тел галиме Латыйф Җәләйнең, атаклы скрипкачы һәм дирижер Ильяс Әүхәдиевның, драматург Шәриф Хөсәеновның, композитор Фәридә Фәизованың һәм бөек Дәрдемәнднең якты рухларын искә алабыз. Татарстан радиосында милләтебез олпатларының юбилейлары уңаеннан әзерләнгән тапшырулар ай дәвамында эфирга чыгып киләчәк һәм без әлеге эшебезне менә хәзер фронтовик шагыйрь Шәрәф Хасиятулла улы Мөдәрриснең иҗатына багышланган махсус сәхифә белән башлап җибәрдек.
Радиотыңлаучылар игътибарына исә без хәзер инде “тарихи” дип әйтелергә хаклы бер аудиоязма тәкъдим итәбез. Күренекле шагыйь һәм журналист мәрхүм Әхмәт Рәшит 1990 еллар ахырында Шәрәф Мөдәррискә багышлап зур бер тапшыру әзерләгән иде. Монда шагыйрьнең шәхесе дә, иҗатының зурлыгы да бөтен тулылыгы белән ачыла. Тапышруда сез шулай ук танылган радио режиссеры мәрхүм Госман Әхмәтҗанның Шәрәф Мөдәррискә кагылышлы истәлекләрен, шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар ишетерсез. Әлбәттә инде, биредә урын алган язмалар арасында иң кадерлесе – Шәрәф Мөдәрриснең үз тавышы. 1960 еллар башында ул үзенең фронт хатирәләрен магнитофон тасмасына яздырып калдырган булган.
Әйдәгез, шушы язманы тыңлыйк. Тапшыруны Әхмәт Рәшит үзе алып барган.










