Казанда кышкы сезон башлануга бәйле рәвештә, шәһәр халкының мөрәҗәгатьләрен эшкәртүнең яңа, ачыграк тәртибе кертелә. Әлеге эш мөрәҗәгатьләргә җавап бирүнең сыйфатын һәм тиз арада үтәлүен арттырырга ярдәм итәчәк. Хәзер гражданнарның барлык шалтыратулары да бердәм кабул итү ноктасы – Казан мэриясенең колл-үзәге аша туплана.
Халыкка уңайлы булсын өчен ике телефон номеры бирелгән. Ишегалды территорияләрен чистартуга кагылышлы сораулар +7(843) 236-4-123 («Ачык Казан») телефон номеры буенча кабул ителә.
Юлларны, тротуарларны һәм иҗтимагый киңлекләрне җыештыру кирәклеге хакында мөрәҗәгатьләрне җиткерү өчен +7(843) 222-7-222 (мэриянең колл-үзәге) телефон номерына шалтыратырга кирәк.
Шулай ук гадәти мәйданчыклар: «Халык контроле» порталы, социаль челтәрләрдә рәсми төркемнәр һәм Дәүләт хезмәтләрендә кире элемтә порталы үз эшен дәвам итә.









