Татар халкының милли йолаларын ачык чагылдырган Каз өмәсе ил буйлап дәвам итә. Күпләр карның ныклап төшкәнен, казларның мул булуын көтте.
Самара өлкәсендә иң зур татар авылларынаң берсе Денис авылында да гореф – гадәтләрне кадерләп саклыйлар. Шушы көннәрдә милли рухны саклаучы гаиләдә каз өмәсе оештырылды. Эшне җиренә җиткереп, йоласына туры китереп, казларны чишмә суларында коендырып, бизәлгән көянтәләргә элеп алып кайттылар. Әлбәттә, әлеге чара җырлар, әйтемнәр, шигырьләр белән үрелеп барды. Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез элек-электән килгән гореф-гадәтләребезне торгызу, баету, үстерү, яшь буынга җиткерү сагында торуы аеруча сөендерә.









