Мөхәммәт Мәһдиев дип әйтүгә, үз йөзе, үз язу стиле белән аерылып торган олпат шәхесебез күз алдына килеп баса. Күптән түгел Татарстанның халык язучысы, галим Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 95 ел тулды. Шул уңайдан оештырылган кичәдә хәбәрчебез Алия Галиуллина да катнашты.
Ул әдәбиятка үз сүзе, дөньяга карашы, фикерләүе белән килеп керә, укучыларның игътибарын үзенә җәлеп итә. Һәрбер әсәре зур тиражлар белән чыга, рус теленә, шулай ук башка телләргә дә тәрҗемә ителә.
Ул үз чорында тиешенчә бәяләнми калган, әмма халык арасында зур ихтирам казанган Мөхәммәт ага иҗатын соңгы араларда кайта -кайта искә алабыз. Әсәрләренә нигезләнеп спектакльләр куела, фильмнар төшерлә. Димәк, аның үзәгендә кешеләргә хас булган сыйфатлар, аларның уй-кичерешләре бар. Шуның өстенә бөтен иҗаты татар тормышы, рухы белән сугарылган. Ул чорда халыкның фикерләүе, үз-үзен тотышын тасвирлауы белән дә Мөхәммәт Мәһдиев чын мәгънәсендә татарның милли язучысы.
Аның һәрбер әсәре милли аһәңе, татар халкы традицияләре, бәйрәмнәре алдында баш июне дәвам итә. Мөхәммәт Мәһдиев язучы булудан тыш, галим дә. Ул шулай ук бу өлкәгә дә яңалык алып килә. Моңа кадәр өйрәнелмәгән, читкәрәк куеп торылган, юнәлешләрдә эш алып бара. Күп кенә күренекле шәхесләр турындагы язмалары татар дөньясына мәгълүм була.
Язучының даны, абруйы шул кадәр зур була, аның галим булуын хәтта бераз күләгәдә калдыра . Шуңа да халык Мөхәммәт Мәһдиев дигәндә аны язучы буларак күрә. Ләкин ул гомере буе, бер үк вакытта иҗатчы буларак та, фәнни остаз буларак та яңа буынны үз артыннан ияртә алган зур әйдәман булган. Аның лекцияләрен тыңларга филолог булмаучылар да махсус килә торган була. Ә хәзерге буын аның әсәрләренә нигезләнеп төшергән фильмнар аша иҗаты саллы икәнен һәм язучыга булган мәхәббәтне, кабат исбатлый.
Алия Галиуллина, Данил Жданов, Татарстан яңалыклары.










