Кукмара районында халыкның тормыш сыйфатын яхшырту программалары актив гамәлгә ашырыла, шул исәптән торак шартларын яхшырту да. Биредә яңа күп фатирлы йорт төзелә башалаган. Бу Кукмарада лифт белән җиһазландырылган беренче сигез катлы йорт була, бу яшәү мөмкинлеген һәм уңайлылыгын сизелерлек арттыра.
Кукмара актив үсештә, һәм елдан-ел монда яңа объектлар һәм торак йортлар барлыкка килә. Хәзерге вакытта шәһәрдә беренче сигез катлы күпфатирлы йорт төзелә, ул җирле халыкның торак шартларын яхшыртуга зур өлеш кертә.
Йорт бер, ике һәм өч бүлмәле фатирлардан торачак. Биредә барлык коммуникацияләрне үткәрү, радиаторлар урнаштыру, шулай ук идәннәрне, түшәмнәрне һәм стеналарны әзерләү башкарыла. Сатып алучылар теләге буенча фатирларга үзгәрешләрне кертә алачаклар.
Төзелештә 30дан артык кеше эшли, һәм аларның һәркайсың үз вазифалары бар.
Моннан тыш, киләчәккә планнарда-тагын ике шундый ук күпфатирлы йорт төзү.
Эшчеләр әйтүенчә, һава шартлары уңай булу сәбәпле, алар графиктан алда бара һәм төзелеш этапларын планлаштырылганнан тизрәк тәмамларга уйлыйлар.
Миләүшә Хаҗиева, Марат Сабирҗанов, Татарстан яңалыклары, Кукмара районы.









