Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетлары арасында смотр-конкурста җиңүчеләргә 96 Лада автомобилен, дүрт Sollers автобусы ачкычларын тапшырды. Тантаналы чара Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды
Казанда «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең ХХ съезды узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Сьездда хезмәткә сәләтле халыкның авыллардан китү проблемасы, мини-фермалар, терәк торак пунктларны үстерү, юлларны ремонтлау, су белән тәэмин итү системаларын, паркларны, скверларны, ишегалларын яңарту, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү, башка мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Федерация Советының Конституцион законнар һәм Дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас белән очрашты.Алар хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарә турында Федераль законның үз көченә керүенә бәйле җирле үзидарә өлкәсендәге заоннардагы яңалыклар турында фикер алышты.
Көндезге чыгарылыш
Россия Президенты Владимир Путинның “Ел йомгаклары: турыдан-туры элемтә һәм матбугат конференциясе” бүген көндезге сәгать 12дә башлана. Владимир Путинга ике миллионга якын мөрәҗәгать килгән. Аларның төп темалары – илдәге социаль һәм инфраструктурага, торак-коммуналь хуҗалыкка, махсус хәрби операциягә бәйле сораулар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов белән очрашты. Алар 2025 ел нәтиҗәләре буенча төбәкнең икътисадый күрсәткечләре, киләчәктә икътисадны үстерү юнәлешләре, барлык бюджет йөкләмәләрен үтәү, Татарстанда илкүләм проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты.
Татарстан Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең төбәк һәм республика казначылык идарәләренең 2025 елда берләштерелгән бюджет үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар буенча уртак коллегия утырышы узды. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Кичке чыгарылыш
Россия Президенты Владимир Путинның “Ел йомгаклары: турыдан-туры элемтә һәм матбугат конференциясе узды. Владимир Путин белән туры элемтәгә өч миллионга якын мөрәҗәгать килгән. Бу мөрәҗәгатьләр нигезендә Президентның алдагы йөкләмәләре формалаша.
“Сибур” компаниясенәү керүче «Казан органик синтез” берләшмәсе “Россиянең иң яхшы 100 товары” конкурсының республика этабында иң югары бүләккә – “Татарстанның сыйфат лидеры» призына лаек булды.
Татарстанда уртача айлык керемнәре 20 мең сумнан кимрәк булган хезмәт ветераннарына ай саен 630 сум күләмендә түләү, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр, телефон элемтәсе, шәһәр яны су һәм тимер юл транспортында йөрү чыгымнарына 50 процент субсидияләр каралган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә республика Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде.










